25 майда Министрлыкта Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең 60 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Айрат Мостафин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов һәм башкалар катнашты.
Ведомствоның эш йомгаклары турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов чыгыш ясады. Чыгышында ведомство алдына куелган бурычлар һәм аларның үтәлеше турында сөйләде. Ул учреждение тарафыннан 2016 елда «2016 - 2021 елларга һәм 2030 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына дәүләт күзәтчелеген үстерү стратегиясе” эшләнүе һәм аның гамәлгә кертелүе турында әйтеп узды. «Максатлар һәм бурычлар, шулай ук стратегине үтәү нәтиҗәләрен бәяләү индикаторлары билгеләнде, – диде Радик Зыятдинов. – Без һәр елны чаралар планы төзибез. Һәр ай һәм квартал саен йомгаклар ясыйбыз».
Ел саен 15 мең бер. үсемлекчелек техникасы тикшерелә һәм бер меңнән артык - ферма һәм машина-трактор парклары агрегатлары тикшерелә».
«Ведомствоның иң зур хәзинәсе - аның хезмәткәрләре, – дип ассызыклады Радик Зыятдинов. – Йөкләнеш зур булуга да карамастан, инженер-инспекторлар үз бурычларын җиренә җиткереп башкаралар. Идарәнең 7 район бүлекчәләрен хезмәт стажлары 15 елдан артык булган белгечләр җитәкли».
Чыгышының азагында Радик Зыятдинов ведомство хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады һәм аларга нык сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә алга таба да уңышларга ирешүләрен теләде.
Аннары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Айрат Мостафин чыгыш ясады. Шулай ук коллективны бәйрәм белән котлады. «Сезнең алда кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген саклау, аларны һәлакатләрдән, җәрәхәтләнүдән саклау буенча зур бурычлар тора һәм сез аларны уңышлы башкарасыз, – диде ул, Идарә хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары үз чыгышында Идарә эшчәнлегенең мөһимлегенә басым ясалы «Ведомство белгечләре авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә үзләреннән шактый зур өлеш кертәләр. Без сезгә тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәтле, бигрәк тә район бүлекчәләре башлыкларына. Безнең бөтен кыр эшләре сезнең катнашта уза, – диде Николай Титов. – Сезне барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм һәр башлаган эшегездә уңышлар телим».
Аннары Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов ведомство хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар һәм үз теләкләрен җиткерделәр. Чара барышында шулай ук Башкортостанның Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Ринат Галимов, Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе башлыгы Юрий Венедиктов чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасының Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең тырыш хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары һәм башка бүләкләр белән бүләкләделәр.