Россиядә Бөтендөнья фермерлар оешмасының VII Генераль ассамблеясы узачак

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

2018 елның  28 маеннан 30 маена кадәр   Россиядә беренче  мәртәбә Бөтендөнья  фермерлар  оешмасының  (БФО) VII Генераль  ассамблеясы узачак.

БФОның  ел саен уза торган  Генераль  ассамблеясы  халыкара  әһәмиятле аграр  вакыйга  булып  санала.  2012 елдан  башлап  аның  утырышлары    Италиядә,  Япониядә,  Аргентинада, Замбиядә һәм  Финляндиядә үтте. 

БФОның  Мәскәүдә  уза торган  Генераль  ассамблеясы эшендә    500ләп  кеше  катнашыр  дип көтелә, шул  исәптән дөньяның  100ләп  иленнән    рәсми    делегацияләр,   фермер оешмалары һәм   кооперативлар  вәкилләре,    халыкара оешмалар  һәм финанс   институтлары  җитәкчеләре, танылган  галимнәр һәм аналитиклар,  Россия һәм чит ил  массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре. 

Чараны  оештыручылар  катнашучылар  өчен эшлекле программа  әзерлиләр,  аңа Россиянең  алдынгы  крестьян-фермер хуҗалыкларына  бару да  каралган. 

Белешмә  өчен. Фермерларның  бөтендөнья  оешмасы   (ФБО, WFO) – илкүләм  җитештерүчеләрне һәм фермерларның  кооператив оешмаларын   бөтен  дөнья буйлап  алга  киткән һәм үсеп баручы  илләрдә фермерлар  эшчәнлегенә ярдәм  итә торган  сәясәт эшләү өчен берләштергән  халыкара  оешма ул.    Аның  составына   50дән артык  дәүләттән оешмалар  кергән.  ФБО  эшчәнлеге авыл  хуҗалыгына, шул  исәптән урман хуҗалыгына,   аквакультурага һәм балыкчылыкка, әйләнә-тирә мохиткә, тикшеренүгә һәм мәгарифкә бәйле  бөтен  тематик  өлкәне үз эченә ала.

Чара  турында  тулырак мәгълүмат  алу  өчен   АККОРга     8-499-681-18-03 телофоны  аша яисә   электрон  адреска: akkor2006@yandex.ru (Агапова Татьяна Александровнага) мөрәҗәгать  итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International