Рөстәм Миңнеханов Баулы, Ютазы һәм Азнакай муниципаль районнарында кыр эшләренең барышы белән танышты

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы, Юаты  һәм Азнакай  муниципаль районнарында  чәчү  эшләренең  барышы  белән танышты. Аның  белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов  йөрде.  

Баулы  муниципаль районында   авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре  белән очрашты. Орашу   вакытында  чәчү  кампаниясе турындагы  мәсьәләләр турында сөйләштеләр, шулай  ук Президент     республикада  социаль-мәдәни объектларны капиталь  ремонтлау  буенча   республика    программаларының  гамәлгә ашырылуы белән танышты.  

Хуҗалык  җитәкчеләре,  инвесторлар  һәм авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  Покровский-Урыстамак авылында «Миңнуллин» КФХсының   ындыр табагы  территориясендә    узды.  Район башлыгы   Рамил Гатиятуллин районда  кыр эшәләренең барышы  турында  мәгълүмат  бирде, район  буенча   язгы  чәчү  чәчү   85%ка башкарылган.   33,8 мең   га чәчүлек мәйданының     28,8 мең   гектары чәчелгән, шул  исәптән  бөртеклеләр  – 18,8 мең   га.

Районда  техника белән тәэмин ителеш 100 гектарга   127 ат көче  тәшкил итә.  Хуҗалыкларда  барлыгы   211 трактор, 106 чәчкеч  һәм 19 чәчү комплексы  исәпләнә. Техник  тәэмин ителеш  чәчү  эшләрен  көнгә   1,2 мең   га мәйданда  башкарырга  мөмкинлек бирә.

Терлекчелек тармагына килгәндә,   районда  11,1 мең  баш  эре мөгезле терлек бар,  шуннан    3,7 мең  баш   – савым сыерлары. Бу  елның  4 аенда   4,8 мең  тонна  сөт  җитештерелгән. 

Сөйләшү барышында сөткә бәяләр,  авыл хуҗалыгы  техникасын  сатып  алуга  субсидияләр, шулай  ук  юллар  төзекләндерү  мәсьәләләре  дә күтәрелде.  Аерым  алганда,  районда юллар  төзегәндә куллану  өчен  кирәкле  вак таш  чыгару мөмкинлеге  бар.  Әмма  моның  өчен  гамәлләрне табигатьне  саклау  органнары  белән  килештерергә  кирәк. Рөстәм Миңнеханов, җирле  вак таш     юлларны  төзекләндерүдә  төп материал буларак  кулланылырга    мөмкин,  әмма      аны чыгарудан  экологиягә зыян килмәскә тиеш,  диде.  Ул  тиешле  документларны әзерләргә һәм әлеге  проектны  гамәлгә  ашыру  мөмкинлеген  карарга  тәкъдим  итте. 

Рөстәм Миңнеханов  шулай  ук    Покровский-Урыстамак авылында  төзекләндерү эшләре  бара   торган   балалар  бакчасында  һәм җирле  мәдәният йортында  булды.

Ютазы районына килүгә үк Рөстәм Миңнеханов   авыл хуҗалыгы басулары өстеннән самолетта очып узды. “Уңыш”, “Тукай исемендәге”, “Агро-Мир”, “Нәбиуллин И.М.”, “Таң” агроберәмлекләре территорияләрендә язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов “Пакер” һәм “Басэт” предприятиеләре продукциясе, “Урыссу” сәнәгать мәйданчыгы резидентлары товарлары белән танышты. Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты 2017 елда төзелеп беткән Урыссу гимназиясенең яңа бинасын карап чыкты.

 Азнакай районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашу “Союз-Агро” ҖЧҖнең терлекчелек комплексы территориясендә узды. Монда районда игелүче авыл хуҗалыгы культуралары һәм халык һөнәрчеләренең кул эшләре күргәзмәсе оештырылан иде.

Рөстәм Миңнехановны җирле халык һөнәрчеләре товарлары экспозициясе кызыксындырды. Татарстан Президенты сувенир продукцияне республика дәрәҗәсенә җиткерергә тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанда матчлар узачак, мондый кулдан эшләнгән товарлар башкала кунакларының күңеленә хуш киләчәк.

Басулардагы ситуация турында Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, чәчү азагына якынлашып килә. Бүгенгә эшләрнең 90 проценты башкарылган, 61,2 мең гектардан 55 меңе чәчелгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яз озак килү сәбәпле, республикада чәчү эшләре гадәттәгедән соңрак башланды. Тагын һәр районның үз үзенчәлеге: туфрак төрле вакытларда өлгерә, техника булу-булмау һәм башка мәсьәләләр.

“Шуңа да карамастан, республикада чәчү кампаниясе яхшы оештырылганга күрә, якындагы 3-4 көн эчендә чәчү төгәлләнәчәк, тагын берничә культураны гына чәчәсе калды. Күп хуҗалыклар чәчүне тәмамлады инде. Без әйбәт нәтиҗәләргә өметләнәбез”, - диде Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов “Союз-Агро” ҖЧҖ терлекчелек комплексын карап чыкты.  2 ел элек файдалануга  тапшырылган  комплекс 34 га мәйданны  били, 7500 баш  эре мөгезле терлекне   бәйсез  тотып  була  торган   модуль  концепция урнаштырылган.   Бүгенгә   4863 баш  терлек бар, шул  исәптән    фураж сыерлары – 2278 баш, яшь эре мөгезле терлекләр  – 2585 баш. Һәркөнне    44,5 мең литрдан  артык  сөт савыла. Бер сыердан  көнгә  52,5 литр сөт алына, дип җиткерделәр Рөстәм Миңнехановка.  Предприятиедә дөньякүләм  сөт терлекчелегендә кулланыла  торган  яңа  технологияләр гамәлгә куелган.    Чималны  төп  алучылар  –   «Алабуга сөте» ҖЧҖ һәм  «Азнакай сөте» ҖЧҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International