Татарстан районнарында 2018 елгы язгы кыр эшләрендә тырышып эшләгән механизаторларга бүләкләр тапшыралар. Спас муниципаль районында районның Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән КФХ «Хәмидуллин Д.М.» КФХыннан - Вазыйх Рәшитов, «Булгар» ВЗП” АҖеннән - Александр Глухов һәм «Юрков С.Н.» КФХыннан Алексей Шмагин бүләкләнде.
«Безнең механизаторлар бөтен көчләрен куеп эшлиләр, – дип, билгеләп үтте бүләкләү тантанасы вакытында район башлыгы Камил Нугаев. – Барысы да чәчүне мөмкин кадәр иртәрәк бетерергә дип тырышалар».
Камил Нугаев игенчеләргә иминлек, исәнлек, эшләрендә уңышлар теләде.
Татарстанныд Яңа Чишмә муниципаль районында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда иң яхшылар дип «Кулон» агрофирмасы” ҖЧҖеннән Юрий Поляков танылды, «Козлова М.И.» КФХыннан - Павел Кряжов, сабан культураларын чәчүдә «Агро-Основа» ҖЧҖеннән – Ренат Әбдрәфиков, «Кулон» агрофирмасы” ҖЧҖеннән – Владимир Михайлов һәм Алексей Насейкин.
Туфракны культивацияләүдә «Архангельский» КФХ” ҖЧҖеннән Виктор Иванов һәм «Кулон» агрофирмасы” ҖЧҖеннән Николай Бадяев бу атнада иң уңганнар дип танылдылар. Барлык алдынгыларга акчалата премияләр бирелде.