Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Лаеш, Алексеевск һәм Әлки муниципаль районнарында чәчү эшләренең барышы белән танышты

2018 елның 20 мае, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов якшәмбе көнне Татарстанның Лаеш, Алексеевск һәм Әлки муниципаль районнарында чәчү эшләренең барышы белән танышты. Эш сәфәрендә аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бар иде.

Лаеш кырлары өстеннән очып узганнан соң Рөстәм Миңнеханов Кече Елга авылы янындагы мәйданчыкта игенчеләр белән, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Чәчүнең барышы белән район башлыгы Михаил Афанасьев таныштырды. Быел 26 мең га мәйданда чәчү эшләрен башкару планлаштырылган. Сабан культуралар культуралары – 15,5 мең га, көзге культуралар – 10,5 мең га. Техник культуралар 3 мең га: рапс, көнбагыш, соя. Бүгенгә чәчү эшләре 67% мәйданда башкарылган. Чәүне тулысынча 26 майга төгәлләргә уйлыйлар.

Алексеевск муниципаль районы басулары өстеннән очып узганнан соң, Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән Урта Тигәнәле авылындагы «Алга» күмәк хуҗалыгы басуында очрашты.

Килүгә үк, Рөстәм Миңнеханов «Сервис-Агро» компанияләр төркеменә керүче Batr органоминераль ашламалар җитештерүче завод күргәзмәсен карап чыкты.

Кыр эшләренең барышы турында Сергей Демидов сөйләде. 20 майга язгы культуралар 41,2 мең га чәчелгән, бу – планның 73%ы. Шул исәптән язгы бөртеклеләр 24,4 мең га чәчелгән (фаразга карата 89%), орлыклык кукуруза– 2,5 мең га (90%), көнбагыш – 4,3 мең га (40%), рапс – 0,6 мең га (51%).

«Игенчелек буенча аерым кисәтүләр юк, – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. – Алексеевск районында терлекчелек продукциясен җитештерү буенча кулланылмаган резервлар бар».

Татарстан Президенты предприятиеләр җитәкчеләре сорауларына җаваплар бирде, алар, аерым алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары турында иде. «Авыл кешеләре мини-ферма төзергә телиләр икән, аларга мондый мөмкинлек бирергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты «Алга» күмәк хуҗалыгының терлекчелек комплексында булды. Биредә аңа комплексның ничек эшләве турында сөйләделәр. Бүгенге көндә анда 360 баш сыер исәпләнә, 32 сыер өчен «ДеЛаваль» саву аппараты һәм башка җайланмалар уранаштырылган. 4 сыер савучы эшли, терлекчелек объектына барысы 16 кеше хезмәт күрсәтә.

Әлки муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты «ВостокЗернопродукт» АҖ, «Хузангай» ҖЧҖ һәм «Яшь көч» ҖЧҖ кырларында булды.

Президент бертуган Шәйхетдиновларның Түбән Әлки авылындагы сәнәгать мәйданчыгында хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклар белән очрашты.

Район башлыгы Александр Никошин хәбәр итүенчә, бүгенгә чәчү 31,3 мең га (67%) мәйданда башкарылган, шул исәптән бөртеклеләр - 15,1 га. Гомумән алганда, чәчүлек мәйданы 46,6 мең га. тәшкил итә. Бөртеклеләр - 17,2 мең га, рапс – 3,2 мең га, көнбагыш – 11 мең га, кукуруз – 11,6 мең га. Көзге культуралар – 18,6 мең га, 1 гектарга уртача 120 кг минераль ашлама кертелгән. Һәркөнне 2,5 мең га җир чәчелә. «Алдагы 3-4 көндә барлык чәчү эшләрен төгәлләргә уйлыйбы», – диде Александр Никошин.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов терлекчелекне үстерү темасына кагылды. Районда бүген 5 эре сөтчелек комплексы бар. «Теркчелек тармагын үстерүгә зур көч куела, күп акчалар тотыла. Хәзер сөткә бәяләр төште, әмма бу чорны ничек булса да үткәреп җибәрергә кирәк», –дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов бертуган Шәйхетдиновларның хосусый сәнәгать мәйданчыгы эшчәнлеге белән танышты. Парк территориясендә көнбагыш мае җитештерү буенча 2 цех урнашкан, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау цехы бар. Моннан тыш, эшкуарлар төрле транспорт хезмәтләре күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International