Татарстан Республикасының Алексеевск районында чәчү кампаниясенең кызган чагы. 17 майга сабан культуралары 29,9 мең га мәйданда чәчелгән, бу планлаштырылган мәйданның 53%ын тәшкил итә. Шул исәптән арпа – 10,5 мең га (90%), сабан бодае 3,1мең га (48%) мәйданда чәчелгән.
«Язгы чәчүне Гомәров күмәк хуҗалыгы төгәлләде, “Родина” һәм “Алга” күмәк хуҗалыклары да чәчүне төгәлләп киләләр, – дип сөйләде район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Юрий Михайлов. – Барысы 170ләп трактор һәм 50 чәчү агрегаты эшли. Безнең бәхеткә, көннәрнең матур торуы эшне ике сменада оештырырга мөмкинлек бирә. Шуның нәтиҗәсендә эш тә тизрәк бара».