«Нурлат аграр техникумы» ДАҺБУнең Чирмешән филиалында 180 гектарда чәчү эшләрен башкаралар

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

«Нурлат аграр техникумы» ДАҺБУнең Чирмешән филиалында язгы культуралар чәчү дәвам итә. Мәгариф учреждениесенә 400 га авыл хуҗалыгы җирлләре беркетелгән, шуннан 91 га - көзге культуралар. «Быел арпа 120 гектар мәйданда чәчелә, бодай – 60 гектар, – дип сөйләде филиал директоры Владимир Островский. – Кырда безнең барлык студентлар бик тырышып эшлиләр, һәрнәрсәгә җаваплы карыйлар. Аларның һәрберсе мактауга лаек. Техника иске инде, әмма егетләр аларны үзләре ремонтлап, эшкә яраклы хәлгә китерәләр».

«Бу вакытта студентларга күп йокларга туры килми. Җиденче яртыга җыелалар, машиналарын карап алалар һәм аннары кырга китәләр», – дип өстәде Владимир Островский.

Алексей Егоров быел техникумны тәмамлый. «Механизатор хезмәте җиңел түгел, әмма миңа җирдә эшләү ошый, – диде он. – Биредә миңа мастер булып калырга тәкъдим иттеләр».

Чирмешән филиалында барысы 207 кеше укый. Бу көннәрдә 160 студент районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында практика узалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International