Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында Россия Фәннәр академиясе Казан Фәнни үзәгенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларында булды. Сәфәрнең максаты – «Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсенә әзерләнүнең барышы белән танышу иде. Министр белән бергә аның урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Олег Земсков, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров булдылар.
Марат Әхмәтов күргәзмә кишәрлекләрендә көзге һәм язгы культуралар чәчүлекләренең торышы белән танышты. Татарстан селекциясенең төрле сортлары чәчелгән, шул исәптән сабан бодае «Хәзинә», «Аль Варис», «Балкыш», «Бүләк». Министр яңа сортны – шәмәхә төстәге ашлыкны да бәяләде, аның составында яман шеш авырулары барлыкка килүгә киртә куя торган антоциан күп. Бу сорт ярмалар җитештерү, хлеб пешерү өчен кулланыла.
Шулай ук очрашу вакытында агымдагы ел мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар. Язның соңгарып килүенә дә карамастан, көзге һәм язгы культуралар үсеше өчен уңай шартлар урнашып килә, дип билгеләп үттеләр.
Искәртеп узабыз, «Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе 28 – 29 июньдә Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында «РФА КазФҮ” фәнни-тикшеренү үзәгенең тәҗрибә кырларында узачак. «Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе экспозициясе «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек» һәм «Чирәмле мәйдан» блокларыннан тора. Территориянең гомуми мәйданы 60 гектардан артык.
Форумның эшлекле программасы кысаларында Россиядә һәм Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы хуҗалыгының үсеш перспективаларына багышланган актуаль темаларга пленар сессияләр узачак.
Төгәлрәк мәгълүмат белән күргәзмәнең рәсми сайтында танышырга мөмкин: http://www.awtexpo.ru.