Татарстан районнарында 2018 елгы язгы кыр эшләрендә тырышып эшләгән механизаторларга бүләкләр тапшыралар. Шулай итеп, Аксубай муниципаль районында район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән «Аксу Агро» ҖЧҖеннән Фәнис Әхмәтсафин бүләкләнде, ул 5 көндә 1199 га мәйданда чәчү эшләрен башкарган, Илнар Җамалетдинов - 1144 га мәйданда чәчкән һәм Фәнис Мирҗанов (1056 га).
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында 5 көн йомгаклары буенча көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча иң яхшылар дип «Агро-Основа» ҖЧҖеннән Рамил Гыймранов (2445 га) һәм “Вәлиев Ф.Р.” КФХсыннан Виктор Патренкин (220 га) танылдылар.
Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда алдынгылар: Олег Панков – «Архангельский» КФХсыннан (1003 га) һәм Рамил Халиуллин – «Агро-Основа» ҖЧҖеннән (661 га), туфракны культивацияләүдә – Александр Ушаков – «Скоков Н.А.» КФХсыннан (257 га).
Сабан культураларын чәчүдә алдынгылар: Владимир Михайлов (372 га) һәм Сергей Насейкин (503 га) – «Кулон» агрофирмасы” ҖЧҖеннән, шулай ук Виктор Патренкин – “Вәлиев Ф.Р.” КФХсыннан (230 га). Механизаторларга акчалата премияләрне район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов тапшырды.
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында 3 көн йомгаклары буенча алдынгыларны билгеләделәр. Җиңүчеләр дүрт номинациядә билгеләнде. Шикәр чөгендерен чәчүдә иң яхшылардан дип танылучылар: Руслан Миңнемөхәммәтов - «Нөркәй» АФ” ҖЧҖеннән, Марс Гайнетдинов һәм Рәмдүс Фәретдинов - «Сарман» АФ” ҖЧҖеннән, сабан культуралары буенча – Раушан Гәрәев, Илнар Сабиров - «Җәлил» АФ”ҖЧҖеннән һәм Мансур Хафизов «Сарман» АФ” ҖЧҖеннән.
Үзебезнең тракторларда эшләүче механизаторлар арасында җиңүчеләр: Ленар Газизов, Ринат Вәгыйзов һәм Нияз Тимерҗанов - «Сарман» АФ” ҖЧҖеннән, чит ил тракторларында – Нәркиз Хәйдәров, Айнур Шәйдуллин һәм Раил Гибадуллин - «Нөркәй» АФ” ҖЧҖеннән.