15 - 16 майда Мәскәүдә Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXIX Съезды бара. Аның эшендә Татарстан Республикасы делегациясе дә катнаша, аның составында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров, районнардан фермерлар, кооперативлар ассоциацияләре вәкилләре һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары бар.
Съезд делегатлары һәм кунаклары барысы 700ләп кеше: илнең 70 төбәгеннән дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары, иҗтимагый оешмалар, фәнни бергәлекләр, кооператив берләшмәләр вәкилләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары.
Форумның беренче көнендә, 15 майда, авыл территорияләрен, фермер хуҗалыкларында үсемлекчелекне һәм терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча секцияләр эшләде. Шулай ук Россия авыл хатын-кызлары хәрәкәтенең хисап-сайлау конференциясе узды, шулай ук съездда катнашучылар һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләренең, Федерация Советы әгъзаларының, Дәүләт Думасы депутатларының, «Россельхозбанк» АҖ, «Росагролизинг» АҖ вәкилләренең уртак утырышы узды.
Эшче киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.
«Илдә авыл хуҗалыгы җитештерүен арттыру кече һәм урта бизнесны үстерү темпларына бәйле. КФХлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен каралган төрле дәүләт ярдәме чаралары булачак нәтиҗәләрнең нигезен тәшкил итәләр. Бүгенгә сезнең бурыч – җитештерүне арттыру өчен бу ярдәмнән мөмкин кадәр күбрәк файдалану», – дип ассызыклады Джамбулат Хатуов.
2018 елда КФХларны ташламалы кредитлау механизмын гамәлгә ашыру йомгаклары белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Икътисад, инвестицияләр һәм АПК базарларын җайга салу департаменты директоры Анатолий Куценко таныштырды. Бу механизм чаралары уңай нәтиҗәләр бирә – 2018 елда кече хуҗалыкларга караган заемщиклар саны 2017 елга караганда 1,2 мәртәбә артты, ә алган кредитлар күләме - 2,1 мәртәбә.
Киңәшмәдә фермерларны борчыган мәсьәләләр турында фикерләшү “сорау-җавап” рәвешендә узды.
Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXIX Съездының эше бүген, 16 майда, киңәйтелгән пленар утырышта узачак, анда фермерлар бергәлегенең бүгенге торышы һәм проблемалары каралачак.