Бүген Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында авыл җирлекләре башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм башкалар катнашты. Чарага барысы 200ләп кеше килгән иде.
Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар Кызыл Яр авылындагы объектларны – балалар бакчасын, шагыйрь Фәнис Яруллинның музей-йортын карадылар һәм чебешләр үстерү белән шөгыльләнүче Энҗе Минушинаның хуҗалыгында булдылар.
Чараның пленар өлеше Баулы шәһәрендә Муса Җәлил ис. Мәдәният йортында узды.
«Сезгә зур җаваплылык йөкләнгән, – диде Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп. – Чөнки авыл халкы барлык мәсьәләләр буенча сезгә мөрәҗәгать итә, ә сезнең бурыч – аларга бу мәсьәләләрне хәл итүдә булышу».
Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Ул кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Шулар арасында – шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, кысыр һәм яшь таналар, чебешләр сатып алуга, өч яшьтән зуррак булган бияләр тотуга, ветеринария буенча профилактик чаралар үткәрүгә һ.б. субсидияләр.
«Әлбәттә, сөт базары авыл кешеләренең кәефен төшерде инде, – диде министр. – Мартта савым сыерлары булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бер мәртәбәле субсидия бирелде».
«КФХ базасында гамлә терлекчелек фермаларын үстерү», «Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм» программаларын гамәлгә ашыру чорында 821 КФХ 1,6 млрд. сумлык грантлар алды. «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча – 20 кулланучылар кооперативы - 260,6 млн. сумлык грант алдылар. «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүдә безнең төп резерв. Фермерлар, берләшеп, чыгымнарын киметәләр һәм бергәләп эшкәртү һәм сату нәтиҗәсендә продукциягә бәяләрне арттыралар», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Министр чыгышының ахырында авыл җирлекләре башлыкларын шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр санын саклап калу, грант алучы фермерларның объектларын проект куәтенә чыгару һәм кооперативлар төзү буенча эшне көчәйтергә өндәде.
Семинар-киңәшмә барышында шулайук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар чыгыш ясадылар.