«2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды. Грантларның гомуми күләме 214,8 млн. сум тәшкил итә, шулардан 124,6 млн. сумы федераль бюджеттан бирелде.
Конкурска кертелгән 49 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 22 муниципаль районнан 36 КФХ грантлар отты. Сөтчелек юнәлешендәге 16 ферма (1256 сыер), симертү юнәлешендәге 11 ферма (1750 баш эре мөгезле терлек), 4 кошчылык фермасы (138 мең баш кош-корт), 3 ат фермасы (600 ат), бер дуңгыз фермаасы (500 баш) һәм бер балык үрчетү фермасы (елга 15 тонна товар балыгы) финансланачак. Җиңүчеләр 1,2 млн. сумнан 10 млн. сумга кадәр грантлар алачак.
Татарстанда шул грантлар исәбенә 21 гаилә терлекчелек фермасы төзеләчәк һәм үзгәртеп корылачак, өстәмә рәвештә 2378 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 778 сыер һәм тана), 152 баш ат, 33 мең баш кош-корт сатып алыначак. Программа шартлары нигезендә КФХ башлыклары – конкурста җиңүчеләр тарафыннан өстәмә рәвештә кимендә 108 даими эш урыны булдырылачак.