Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре: үсемлекләрне кирәкле макро- һәм микроэлементлар белән тәэмин итү – мул уңыш нигезе

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Минераль ашламаларны нәтиҗле куллану – авыл хуҗалыгы культураларының уңышында төп факторларның берсе, дип әйтәләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре. Үсемлекләрнең туклану элементлары белән баетылуы күп факторларга бәйле, мәс., туфракның нинди типта булуы, туфрак мохитенең реакциягә керүе, карбонатлар, органик матдәләр булу, туфрактагы дымлылык һәм башкалар. Либих минимумы законы нигезендә уңыш һәм аның сыйфаты оптималь күрсәткечтән күбрәк читләшкән элемент белән билгеләнә. Шул ук вакытта вегетация чорларында культуралар төрле элементларга мохтаҗлык тоялар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, бу проблеманы хәл итүдә функциональ диагностика ярдәмгә килә. Бу ысул 1982 елда Россия галимнәре Александр Плешков һәм Борис Ягодин тарафыннан эшләнә. Ул хлоропластларның фотохимик активлыгын ачыклауга нигезләнә һәм үсемлекләрнең туклану элементларына ихтыяҗын, аларның күләмен төгәл билгеләргә ярдәм итә.

Мондый анализны «Сервис-Агро» ҖЧҖендә ясарга мөмкин. «Сервис-Агро» ҖЧҖендә культураларның азотка, фосфога, калийга, цинкка, борга, молибденга, кобальтка һәм бакырга ихтыяҗын билгеләү мөмкинлеге бар. Гомумән, Татарстан Республикасында яфракны диагностикалау буенча 8 лаборатория һәм туфракка агрохимик тикшеренүләр уздыру буенча хезмәтләр күрсәтә торган 2 лаборатория бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International