Кичә, 14 майда, Министрлыкта Татарстан Республикасында аквакультураны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, респубиканың аграр белем бирү оешмалары белгечләре катнашты.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов ачты. Ул катнашучыларны Татарстанның балыкчылык хуҗалыгы тармагының торышы белән таныштырды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрендә товар балыгын һәм балык үрчетү материалын исәпкә алып бару мәсьәләләренә тукталды. Тармак үсеше өчен төгәл күрсәткечләр базасы кирәк, дип ассызыклады ул һәм балык үрчетүгә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруны искәртеп узды.
Төп нотык белән “Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе” ДБУ генераль директоры Рәшит Сафиуллин чыгыш ясады. Аның чыгышыннан аңлашылганча, 2017 елда республика предприятиеләре тарафыннан 124 тонна товар балыгы җитештерелгән. Җитештерүнең кимүендә төп сәбәпләр: балыкчылык хуҗалыкларында матди-техник базаның тузган булуы, азыкның сыйфаты начар булу, яхшы токымлы материаллар булмаганлыктан балык үрчетү материалларын Россиянең башка төбәкләреннән кайтарту зарурлыгы булу, буаларда үстерелгән балыкка халыкның ихтыяҗы түбән булу.
Рәшит Сафиуллин Татарстан Республикасында аквабиокультураны үстерү буенча комплекслы чаралар планы нигезендә Казан дәүләт энергетика университетының «Су биоресурслары һәм аквакультура» кафедрасында кыйммәтле мәрсин (осетр) һәм керкә (форель) балыклары өчен азык рецептураларының эшләнүе турында сөйләде.
Татарстанда индустриаль аквакультура буенча берничә предприятие төзелә. Шулар арасында – Лаеш районында «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексы (куәте – елга 5 млн. данә чөгә (стерлядка) маймычы, 50 тонна осетр ите һәм 1 млн. данә керкә (форель) маймычы), Идел-Кама балыкчылык бассейнында мәрсин (осетр) балыклары запасын тулыландыру өчен балык үрчетү комплексы (2 млн. данә) һәм башкалар.
“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов аквакультура предприятиеләренә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. 2018 елда балык үрчетү материалын сатып алуга 3 млн. сум күләмендә субсидия карала. Узган елда да шундый ук сумма каралган булган, әмма аның 50%ы гына, ягъни 1,5 млн. сумы гына тотылган.
Киңәшмәгә Николай Титов йомгак ясады. Ул республиканың берәр заводында балыкчылык тармагы өчен азык җитештерүне оештыруның зарурлыгын билгеләп үтте. Әлеге мәсьәлә буенча алдагы фикер алышу июньнең беренче ункөнлегенә билгеләнде.