2018 елның 13 – 15 сентябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә II Халыкара балыкчылык сәнәгате форумы һәм Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләре күргәзмәсе узачак. Чараны Балыкчылык буенча федераль агентлык оештыра.
Күргәзмәдә Россиянең һәм чит илләрнең әйдәүче балык кәсепчелеге, балык үрчетү, балык эшкәртү һәм суднолар төзү предприятиеләре, балыкчылык сәнәгате өчен җайланмалар һәм кирәкле материаллар җитештерүчеләр, логистика, сәүдә һәм башка оешмалар катнаша. Күргәзмәнең гомуми мәйданы 13 мең кв. метр булачак.
Форумның эш программасы дөньякүләм базар тенденцияләре буенча фикер алышуга, халыкара сәүдә һәм икътисадый, фәнни-техник хезмәттәшлекне киңәйтүгә, балыкчылыкны үстерүне тотрыкландыру һәм диңгезнең минераль- чимал ресурсларыннан җаваплы файдалану мәсьәләләренә багышлана.