Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында терлекләрне җәйләүләргә күчерү мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының “Чынлы” ҖЧҖ базасында терлекләрне җәйләүләргә күчерү мәсьәләләрен карадылар. Чарада районның Башкарма клмитеты җитәкчесе Марат Гафаров, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинарны ачып, Тәлгать Халитов, җәй – иң күп савым чоры, дип билгеләп үтте. «Терлекләрне җәйләүләргә чыгаруга сыйфатлы итеп әзерләүдән күп нәрсә тора, – дип ассызыклады ул. – Сөт җитештерү күләмнәрен арттыру өчен хәзер сыерларны ашатуга һәм карауга, эре мөгезле яшь терлекләрне тотуга аерым игътибар бирергә кирәк».

Шуны да әйтергә кирәк, семинар уздыру өчен “Чынлы” ҖЧҖен сайлау очраклы гына түгел. Хуҗалыкта 1 сыердан тәүлеклек уртача савым 22 кг тәшкил итә, һәркөнне 20 тонналап сөт савыла. Чарада катнашучылар бозаулар өчен яңа профилакторийны карадылар, “Чынлы” ҖЧҖендә савым сыерларын җәйләүдә тоту һәм тукландыру шартлары белән таныштылар. «Терлекләрне шундый җәйләүләрдә тоту бик отышлы. Биредә сөтүткәргеч тә, азык өләшү агрегаты да бар, болар терлекчеләрнең эшен җиңеләйтә», – дип сөйләде район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Әбәзов.

Семинар барышында шулай ук «Биопрепаратлар» НПИ” ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина, Техноком» ТРК” ҖЧҖ, «Фармбиовет» ҖЧҖ һәм «Интервет» ҖЧҖ вәкилләре чыгышлар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International