Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы хуҗалыкларында чәчү кампаниясенең кызган чагы. 14 майга сабан культуралары районда 18 мең гектар мәйданда чәчелгән, барлык мәйданның 36%ын тәшкил итә. Шул исәптән арпа – 9,9 мең га (78%), бодай – 1,5 мең га (11%), шикәр чөгендере – 1,8 мең га (54%).
«Без, әлбәттә, узган елгы темптан әзрәк калышабыз, әмма хәзер хуҗалыклар көнгә 4,3 мең гектарга кадәр чәчәләр. Болай булганда, чәчүне оптималь срокларга төгәллибиз дигән өмет бар», – диде районны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.
«Кама» агрофирмасы” ҖЧҖендә 16 мең гектарга якын мәйданда чәчәсе бар. «Бүгенге көндә бар куәткә арпа, бодай, люпин һәм шикәр чөгендере чәчәбез. Кырларда 54 бер. техника эшли. Механизаторларның эш сәгате иртәнге сәгать 4тә башлана һәм кичке 10да тәмамлана, – дип сөйләде предприятие җитәкчесе Рәшит Хәбүтдинов. – Көннәр дә матур тора, кәеф тә күтәренке, эшләрне 20 майга төгәлләргә уйлыйбыз».