Татарстан Республикасы Лениногорск районында “Бәйге-2018” милли бәйрәме узды

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Кичә, 13 майда, Татарстан Республикасы Ленигорск муниципаль районының Югары Каран поселогында “Бәйге-2018” милли бәйрәме узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм башкалар булды.

Бәйрәм программасында өч чабыш каралган иде: «Тай бәйге» - 3,5 км ераклыкка (татар токымыннан булган ике яшьлек атлар өчен), «Кунан бәйге» - 7 км (татар токымыннан булган өч яшьлек атлар өчен) һәм «Олы бәйге» - 10,5 км ераклыкка (дүрт яшьлек һәм аннан зуррак булган атлар өчен).

Азалия Әхмәтвәлиева беренче чабышта җиңүче булды. «Атларны мин балачактан ук яратам. Соңгы өч елда ат чабышлары белән актив шөгыльләнәм, ярышларда катнашам», – диде ул.

Бәйрәмдә катнашучылар шулай ук төрле конкурсларда, уеннарда, мастер-классларда катнаштылар, атларда утырып йөрделәр.

«Бәйге» бәйрәме Лениногорск районында инде өченче тапкыр уза. Аны оештыручыларның берсе - фермер Фәрид Нәбиуллин, ул үзе берничә ел инде татар токымыннан булган атларны үрчетү белән шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International