Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районыннан КФХ башлыгы яшелчә культуралары утырту өчен җир әзерли

2018 елның 12 мае, шимбә

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Акбаш авылыннан Ленар Кәлимуллин яшелчә культуралары утырту өчен җир әзерли. «2017 елда без 13 гектар мәйданда - бәрәңге һәм 5 гектарда кәбестә үстердек. Һәр гектардан 22 тоннага кадәр бәрәңге уңышы җыйдык, – дип сөйләде фермер. – Быел “икенче икмәк” 20 гектар мәйданны билиячәк, кәбестә – 4 гектарны һәм аш чөгендере – 1 гектарны».

Аның әйтүенчә, хуҗалыкта эшләү өчен кирәкле бөтен техника да бар. «Бәрәңге орлыгы тикшерелде, яхшы орлык, шуңа күрә муң уңышка өметләнәбез», – диде Ленар Кәлимуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International