11 майда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының «Теләчеагрохимсервис» ААҖ территориясендә авыл хуҗалыгы оешмаларындагы үзйөрешле һәм тагылма сиптергечләрнең техник торышын тикшерделәр. Комиссия составына районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов, идарә белгечләре һәм «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының район бүлеге белгечләре кергән иде.
Тикшерү барышында сиптергечләрнең техник торышы, аларның калибровкасы, шудай ук механизатор кадрларының әзерлеге тикшерелде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Алан» ҖЧҖ һәм «Игенче» ҖЧҖ алдылар. Икенче урынга «Теләче Агро» ҖЧҖ чыкты, өченче урында – «Таң» ҖЧҖ һәм «Белое Озеро» (“Ак Күл”) ҖЧҖ.