Марат Әхмәтов: Татарстанда язгы культуралар 23 процент мәйданда чәчелгән

2018 елның 11 мае, җомга

Татарстан кырларындагы язгы чәчү эшләренең торышы белән бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды.

Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, бүгенгә республикада чәчү эшләре 400 мең гектарга якын мәйданда, ягъни планнан 23%ында башкарылган.

Фаразлар буенча майда яңгырлар көтелми. Шулай булса да, коры җилләр туфрактагы дымны тиз киптерә. «Булган барлык ысуллар белән дымны күбрәк саклап калырга кирәк», – ди министр.

Марат Әхмәтов төрле климатик зоналардагы эшләр барышы белән таныштырды. Мәс., көнчыгыш Кама арты зонасына 13 район керә. Биредә 29% мәйдан чәчелгән. Монда Зәй һәм Сарман районнары алда бара, аларның күрсәткечләре: 62% һәм 45%.

Көнбатыш Кама арты районнары зонасында 22% мәйданда чәчү башкарылган, аңа 8 район керә. Нурлат, Спас, Аксубай, Яңа Чишмә районнарында чәчүлекләрнең дүрттән берендә эшләр башкарылган.

Идел ягы зонасында 27% мәйдан чәчелгән. Шулардан Тәтеш районында якшәмбегә чәчүнең экваторына килеп җитәләр. Чүпрәледә - 40%.

Кама алды зонасында эшләр әле җайланып кына бара. «Алар, гадәттә, соң чыксалар да, тиз куып тоталар», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Марат Әхмәтов Марат чәчү сыйфатын тәэмин итү буенча даими проблемаларга да тукталды. Орлыклар бөтен җирдә дә тиешенчә эшкәртелми. Моннан тыш, кайбер урыннарда дымлылык зур булу аркасында трактор тәгәрмәчләре астында туфрак артык тыгызлана һәм орлыклар тулысынча диярлек өстә кала. «Салган орлыклар барысы да тишелмәскә мөмкин. Бу чәчелә торган мәйданның 10 проценты диярлек. Трактор яисә чәчкеч артына тырма беркетү проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирер иде. Әмма башка ысуллар да бар, ул һәрочракта аерым хәл ителергә тиеш», – дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International