Бу елның 10 маенда Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 130,4 тонныа сөт җитештерлгәна (узган елның шушы датасына карата 111%). Бер сыердан уртача көнлек савым 16,4 кг тәшкил итә.
«Сөт җитештерүгә үзләреннән “Союз-Агро”, “Азнакай” АФ, “Таллы-Бүләк”, “Марс”, “Закирова Л.А.” КФХ һәм башкалар зур өлеш кертәләр, – дип сөйләде район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү -маркетинг бүлеге башлыгы Наил Ситдиков. – Барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында көтүгә чыга, шушы көннәрдә терлекләрне җәйләүләргә чыгару планлаштырыла».