Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре республиканың дәүләт сорт участокларында көзге культуралар чәчүлекләренең торышын бәяләделәр. Тикшерүдә шулай ук «Госсорткомиссия» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, Татарстан аывл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре дә катнашты.
Тикшерүдән күренгәнчә, кышның бик салкын булмавы һәм кар катламының тигез ятуы нәтиҗәсендә быел көньяк селекциядәге бодай сортлары һәм тритикале уңышлы кышлаган. «Дәүләт сорт участокларында көзге культураларның торышы яхшы дип бәяләнә, – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Рамил Зиннәтуллин. – Үсемлекләр башак җыю фазасында, 2дән 8гә кадәр янботаклар җибәргәннәр. Икенчел тамыр системасы җибәреп, яфрак чыгару күзәтелә».