Марат Әхмәтов Russia Halal Expo күргәзмәсен карады

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Казанда “Корстон” кунакханә-сәүдә, күңел ачу комплексында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X Халыкара икътисадый саммиты ачылды. Форум кысаларында Russia Halal Expo күргәзмәсе оештырылды, аның эше белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар таныштылар.

Russia Halal Expo күргәзмәсенең максаты - Россиядә хәләл индустрияне популярлаштыру, Россия икътисадының хәләл сегменты куәтен күрсәтү, потенциаль сатып алучыларга һәм сәүдә партнерларына продукцияне презентацияләү мөмкинлеге бирү.

Үз продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен Россиядән, Согуд Гарәбстаныннан, Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән, Төркиядән, Ираннан, Казахстаннан һәм Узбекстаннан 80нән артык экспонент тәкъдим итә. Күргәзмә экспозициясе аерым тематик зоналарга бүленгән: азык-төлек продуктлары, фармацевтика, косметика, бизәнү әйберләре, өс киеме, балалар уенчыклары һәм китаплары, башка товарлар.

«Бүгенге көндә Татарстанның 47 предприятиесе Россиянең “хәләл” стандартына туры килә торган продуктлар җитештерә, – диде журналистлар белән әңгәмәдә Марат Әхмәтов. – Хәләл индустриянең перспективалы юнәлеш булуына без ышанабыз, чөнки әлеге сектордагы товарларны мөселманнар гынатүгел, ә башка диндәге кешеләр дә бик теләп ала. Әлбәттә, халыкара сертификацияне узу өчен күп эшләр башкарырга кирәк. Республикада әкренләп органик авыл хуҗалыгы продукциясе дә үсеш ала».

Russia Halal Expo күргәзмәсендә катнашучыларның берсе – «Чаллы Фуд» ҖЧҖенең башкарма директоры Айрат Бәдретдинов сөйләвеннән аңлашылганча, предприятие 2012 елдан эшли башлаган, ә узган елның октябреннән хәләл продукция җитештерелә башлаган. «Бүген сыер, ат һәм тавык итеннән деликатеслар алып килдек. Эксклюзивка – бәрән аягы», – диде ул.

«Кәүсәрр» АХҖК рәисе Руслан Нигъмәтҗанов, бүген кооператив 100 төрдән артык хәләл продукция җитештерә, диде. «АХҖК Лаеш районы фермерларын берләштерә. Аларга кайбер киртәләрне җиңәргә, продукция сатарга булышабыз. Бергәләп эшләгәндә - җиңелрәк», – дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов шулай ук «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X Халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында һәм форумның башка чараларында да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International