Татарстанда язгы культураларны чәчү дәвам итә

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

10 майга республикада язгы культуралар 308,8 мең га мәйданда чәчелгән, бу барлык чәчү мәйданының 17%ын тәшкил итә. Бөртекле культуралар 241,7 мең га мәйданда, ягъни планнан 24% чәчелгән. Шул исәптән сабан бодае – 28 мең га (7%), арпа – 174 мең га (45%), борчак – 13 мең га (20%), орлык кукурузы – 0,8 мең га (1%) мәйданда.

Шикәр чөгендере 20,4 мең га (29%) мәйданда чәчелгән, көнбагыш – 14,4 мең га (12%), рапс – 12,3 мең га (11%).

Бүгенгә иң күп чәчкән районнар: Зәй (26,2 мең га, ягъни 54%), Сарман (20,1 мең га, 38%), Актаныш (15,3 мең га, 27%), Тәтеш (14,8 мең га, 34%), Буа (13,2 мең га, 21%), Мөслим (13 мең га, 22%) һәм Чүпрәле (12,7 мең га, 31%) муниципаль районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International