Бүген Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында Тимершык авылында сөт бизнес академиясендә республика хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен өч көнлек семинар башланды. Баш эксперт буларак, «Унибокс» ҖЧҖенең терлекчелек буенча (Беларус Республикасы) консультанты Александр Лапотко эш итә.
Укулар барышында савым сыерларын ашату һәм карау мәсьәләләре каралачак. Семинарның практика өлеше «Саба» ҖЧҖ базасында узачак, анда савым сыерларын саву ысуллары өйрәнеләчәк.