Казан дәүләт аграр университеты студентлары «Майский» теплица комбинаты эше белән таныштылар

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Бу атнада “Казан дәүләт аграр университеты” югары белем бирү ФДБМУ студентлары «Майский» теплица комбинаты эше белән таныштылар. Экскурсияне предприятиенең баш энергетигы Евгений Силачев оештырды. Студентлар җитештерүдә орлыклар чәчүдән башлап үсемлекләрне сатуга кадәр булган барлык этапларның үзенчәлекләре белән таныштылар.

Бүген «Майский» ТК” ҖЧҖ – Россиядә иң эре предприятиеләрнең берсе, биредә елга 41,5 мең тоннадан артык яшелчә җитештерелә. Предприятие якланган грунтта яшелчәләр уңышы буенча илдә лидер булып санала: кыяр – 203 кг/кв.м., томат 113 кг/кв.м җитештерелә. Бүгенге көндә комбинатның кышкы теплицаларының гомуми мәйданы 35,8 га тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International