Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «АгроТрансПорт» ҖЧҖ механизаторлары сабан бодаен чәчүне төгәлләделәр

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «АгроТрансПорт» ҖЧҖ механизаторлары 575га мәйданда сабан бодаен чәчүне төгәлләделәр. «Эш иртәнге таңнан төнгә кадәр барды, чәчүне 5 көндә тәмамладык, – лдип сөйләде предприятие идарәчесе Фәнис Баһаутдинов. – Туфракны яңа “Kompaktor Gigant 10/800 Lemken” агрегаты белән эшкәрттек, чыгыш әйбәт булыр дип өметләнәбез».

Хуҗалыкта 365 га мәйданда арпа һәм солы чәчәсе калган. «Көннәр әйбәт торса, чәчүне 3 көндә төгәллибез», – диде Фәнис Баһаутдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International