Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарында язгы чәчүнең барышы белән танышты.
Югары Ослан районында авыл җбирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән Шеланга авылы янындагы кырда очрашты.
Район башлыгы Марат Зыятдинов кыр эшләре белән таныштырды. Барлык чәчү мәйданы 15,5 мең га тәшкил итә. 8 майга язгы культуралар 0,6 мең га (3,9% ) чәчелгән. Көзге культуралар 7,8 мең га (94%) мәйданда тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 0,5 мең га (8%).
Марат Әхмәтов чәчүлек җирләренең мәйданы кимүгә карата борчылып сөйләде. «Җирләрне кабат әйләнешкә кертү юлларын табарга кирәк», – диде министр.
Кама Тамагы муниципаль районында очрашу «Нармонка» агрофирмаы бүлекчәсендә узды.
«Бүгенге көнгә бөртекле культуралар мәйданның 7,5%ында чәчелде (1,4 мең гектар). Көзге культураларны тукландыру тәмамланып килә», - дигән мәгълүмат бирде район башлыгы.
Аннары «Нармонка» агрофирмасының өч филиалы җитәкчеләре сөйләделәр – Дәнис Рәхимов, Фәнил Абелханов һәм Айрат Шәрифуллин кыр эшләренең барышы турында сөйләделәр.
Тәтеш муниципаль районында Марат Әхмәтов шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Районда чәчү 8,7 мең га (20%) мәйданда башкарылган. Шул исәптән арпа на - 4,7 мең га, шикәр чөгендере – 1,4 мең га.
Марат Әхмәтов кыр эшләрен оештыруга уңай бәя бирде. «Гадәттәгечә, Тәтеш муниципаль районы ашлык җыю һәм уңдырышлылык буенча лидерлар рәтендә. Минераль ашламалар запасын истә тотып әйтсәк, сезнең быел да мул уңыш алуга ышаныч зур», – диде ул.
Азакта Марат Әхмәтов игенчелек культурасын үстерү зарурлыгы турында искәртте һәм игенчеләргә эшләрендә зур уңышлар, иминлек теләде.