Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Дубай әмирлегеннән (БГӘ) шәйх Әхмәд бән Дәльмук Джума әль Мәкътум белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Республикасының Дубайда сәүд-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ришат Хәбипов, Олег Земсков, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Әсхать Шәрәпов һәм башкалар катнашты.
Очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты. Ул Татарстанда хәләл индустрия, органик продукция җитештерү турында сөйләде.
Шәйх Әхмәд бән Дәльмук Джума әль Мәкътум җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерде. Ул Дубай әмирлеге икътисады турында мәгълүмат бирде. «Мәгълүм булганча, бездә күп товар җитештерелми, шуңа күрә без импортка бәйле, – диде ул. – Безнең хөкүмәт Россия Федерациясе төбәкләре белән хезмәттәшлек итү белән кызыксына».
Соңыннан очрашуда катнашучылар алга таба хезмәттәшлек итү мөкинлекләре турында фикера алыштылар.