Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елдагы 4 айлык эшенә йомгаклар ясадылар

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бүген Министрлыкта терлекчелек тармагының 2018 елдагы 4 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде. Киңәшмәдә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре катнашты.

Киңәшмә башында «Эре мөгезле терлекләр сәламәтлегенең эчке мониторингы системасы «SmaXtec» темасына «Агробиодата» ҖЧҖенең коммерция директоры Владислав Решетняк чыгыш ясады. Ул бу системаның өстенлекләре турында сөйләде.

Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны Татарстанда терлекчелек тармагының агымдагы елның дүрт айлык эшенә йомгаклар белән таныштырды, сөт, ит җитештерү мәсьәләләренә һәм бозауларның сакланышына аерым тукталды.

Аның сүзләренә караганда, күрсәткечләр уңай. Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләр саны 732 мең баш тәшкил итә, шул исәптән савым сыерлары – 245,5 мең баш. Шул чорда 415,5 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елның шушы чорына карата 102%), 130,4 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерелгән (103%), 117,7 мең баш бозау туган.

Узган елга караганда терлекләр санын арттырган районнар арасында: Балтач, Зеленодольск, Саба, Кукмара, Чүпрәле, Әтнә районнары бар. Терлекләр санын киметкән районнар: Әгерҗе, Алексеевск, Мөслим, Чистай, Ютазы, Бөгелмә һәм Түбән Кама районнары.

Чирмешән, Кукмара, Азнакай, Зәй, Әтнә, Балтач, Саба, Әлки, Лениногорск һәм Сарман районнарында сөт җитештерү күләмнәре арткан. Сөт җитештерү буенча түбән күрсәткечләр Кайбыч, Минзәлә, Буа, Мөслим, Чистай һәм Бөгелмә районнарында.

Аннары министр урынбасары эре мөгезле терлек итен җитештерү күрсәткечләренә тукталды. Узган елгв караганда күрсәткечләрен яхшырткан районнар аорасында: Буа, Мамадыш, Лаеш, Зеленодольск һәм Зәй районнары. Артта калучылар арасында: Әлмәт, Чистай, Кама Тамагы, Бөгелмә муниципаль районнары. Бу районнарда эре мөгезле терлекләрдә иң түбән уртача тәүлеклек артым күзәтелә. «Югары продуктивлы таналар үстергәндә артым 850-900 грамм булырга тиеш», – дип ассызыклады Нәҗип Хаҗипов.

Киңәшмә азагында министр урынбасары районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләренә чәчү кампаниясе чорында терлекләргә игътибарны киметмәскә, шулай ук гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары турында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә мәгълүмат бирүне дәвам итәргә кушты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International