Республиканың Лениногорск районында «Бәйге-2018» милли бәйрәм узачак

2018 елның 8 мае, сишәмбе

2018 елның 13 маендв Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының Югары Каран поселогында «Байга-2018» милли бәйрәм узачак.

Бәйрәм программасында өч чабыш карала – 3,5 км (татар токымыннан булган ике яшьлек атлар өчен), 7 км (татар токымыннан булган өч яшьлек атлар өчен) һәм 10,5 км дистанциягә (дүрт яшьлек һәм аннан зуррак булган атлар өчен, токымнары билгеләнми). Шулай ук төрле халык уеннары оештырыла, балчыктан савытлар, киез келәмнәр ясау буенча мастер-класслар, ат фермасына экскурсия, атларда атланып йөрүләр, бал һәм башка продукция сату буенча ярминкә оештырыла.

Белешмә өчен. Бәйге – Күп төрки халыкларда (татар, башкорт, алтай, казах, кыргыз һәм үзбәк) борынгы һәм популяр ат чабышларының бер төре. Бу озын дистанциягә уздырыла торган чабыш (5-15 км, 50 км һәм аннан да ераграк арада бәйгеләр оештырган вакытлар да бар), монда җайдакның осталыгыннан күп нәрсә тора. Чабышларның әлеге төре зур чыдамлык таләп итә, шуңа күрә бәйгегә чиста канлы чабышкы атлар гына кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International