Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында үзйөрешле һәм тагылма сиптергечләрнең үсемлекләрне яклау чараларын уздыруга әзерлеге буенча авыл хуҗалыгы оешмалары арасында смотр-конкурс узды. Смотр-конкурста район башлыгы Илшат Нуриев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының район бүлеге башлыгы Рүзәл Мортазин һәм башкалар катнашты.
Комиссия әгъзалары һәрбер техниканы тикшерделәр һәм пестицидлар кулланганда күрелергә тиешле иминлек чаралары турында сөйләделәр. Барлык сиптергечләрнең дә кыр эшләренә әзер булуы билгеләнде.
Беренче урынны «Игенче» АФ” ҖЧҖ (механизатор Илнар Вәлиуллин) алды. Икенче урын “Ак Барс” агрокомплексы” ҖЧҖенә (Айрат Хәсәнов) һәм «Кишет» ҖЧҖенә (Рәмис Җәббаров) бирелде, өчендә урында – «АПК Ашытбаш» АПК” ҖЧҖ (Гомәр Мөхәммәтдинов) һәм «Северный» АХП” ҖЧҖ (Илдар Минһаҗев).