Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Нурлат, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарында кыр эшләренең барышы белән танышып кайтты.
Нурлат районы кырлары өстеннән очып узгач, Марат Әхмәтов Ерыклы авылы янындагы “Сөләйманов А.И.” КФХының күпьеллык үләннәр кырында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Кырэшләренең барышы белән Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин таныштырды. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере чәчәләр. «Тулаем район буенча чәчүлек мәйданы 50 мең гектарга якын. Бүгенгә барлык мәйданны 13 процентында чәчелгән. Эшләрне 25 майга төгәләргә җыенабыз», – диде ул.
Марат Әхмәтов эшләрне оештыруны югары бәяләде. «Нурлат районы бик күпеллар инде республиканың башка районнарына үрнәк булып тора. Быел да чәчү оешкан төстә бара, – диде ул. – Әмма лидерлыкны саклап калу өчен яңа алымнар, инвестицияләр эзләргә кирәк».
Аксубай районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу «Аксу Агро» ҖЧҖенең «Тимошкино» бүлекчәсе территориясендәузды. Район башлыгы Камил Гыйльманов эшләрнең барышы белән таныштырды. 7 майга чәчү 3,7 мең га (8%) мәйданда башкарылган. «Быел яңгырлар аркасында чәчүгә соңрак чыктык, – диде ул. – Шулай булса да, эшләр график буенча бара, проблемалар юк».
Марат Әхмәтов механизаторларның эш шартлары белән кызыксынды һәм хуҗалык җитәкчеләренең сорауларына җаваплар бирде. “Районда үсемлекчелектә һәм сөт терлекчелегендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Туфрак уңдырышлылыгын арттыру өчен сидераль культураларны активрак кулланырга кирәк, – дип ассызыклады ул. – Хәзер язгы чәчүне мөмкин кадәр тизрәк төгәлләргә кирәк».
Яңа Чишмә районында министр шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм АПК оешмалары белгечләре белән очрашты. «Бүгенгә чәчү эшләре 2,3 мең гектар (5%) мәйданда башкарылды. Көзге культуралар - 6,5 мең гектар, күпьеллык үләннәр 11,5 мең гектар мәйданда тукландырылды, – дигән мәгълүмат бирде район башлыгы Вячеслав Козлов. – Бу көннәрдә предприятиеләрдә һәм КФХларда 74 тонна сөт җитештерелә (узган елга карата 102%)».
Марат Әхмәтов дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм МТПларны яңарту мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләрен чәчүлек мәйданнарын киметмәскә һәм югарымаржиналь культураларга игътибарны арттырырга өндәде.
Очрашу азагында министр игенчеләргә чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыгуларын теләде.