Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының «Восток» агрофирмасы» ҖЧҖенең «Новоспасск» бүлекчәсе механизаторлары 532 га мәйданда арпа чәчүне төгәлләделәр. Бу вакыйга белән игенчеләрне район башлыгы Рәзиф Кәримов котлады.
Гомумән, район буенча 7 майга арпа 10,4 мең га мәйданда чәчелгән. «Быел бу культура 15 мең гектар булыр дип көтелә, – дип хәбәр итте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов. – Чәчүне бер-ике көндә тәмамларга тырышабыз».