2018 елның 7 маена язгы чәчү республика буенча 108,1 мең га мәйданда башкарылды, бу планлаштырылган мәйданның 6%ын тәшкил итә. Бөртекле культуралар 87,4 мең га мәйданда чәчелде, ягъни планнан 9%. Шул исәптән сабан бодае – 5,5 мең га (1%), арпа – 69,7 мең га (18%), борчак – 2,4 мең га (4%). Шикәр чөгендере 5,4 мең га (8%) мәйданда чәчелде.
Чәчүне бүгенгә иң күп мәйданда башкаручылар: Зәй (13,8 мең га, ягъни планнан 28%), Сарман (10 мең га, 19%), Нурлат (6,5 мең га, 13%), Тәтеш (6,3 мең га, 14%) һәм Чүпрәле (6 мең га, 15%) муниципаль районнары.
Шул ук вакытта Татарстанда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Бүгенге көнгә көзге культураларга - 436 мең га (86%) мәйданда, күпьеллык үләннәргә 306 мең га (61%) мәйданда ашлама кертелгән.