Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖендә шикәр чөгендерен чәчүгә керештеләр

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖендә шикәр чөгендерен чәчүгә керештеләр. «Җир сөрүне тәҗрибәле механизатор Искәндәр Бакиев башкара. Кырга аның артыннан “Лемкен Компактор” керә, ә аннары – чәчү агрегаты, аны Рәмдүс Фәретдинов йөртә», – дип сөйләде хуҗалык агрегаты Рамил Шакирҗанов.

Аның әйтүенчә, әлегә бер генә чәчү агрегаты эшли. «Якын арада тәүлекләп эшләүне планлаштырабыз, техниканы да арттырачакбыз, – диде Рамил Шакирҗанов. – Безнең максат – шикәр чөгендерен сигез көн эчендә чәчеп бетерү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International