Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре “Урман утырту көне” акциясендә катнаштылар

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Шимбә көнне, 5 майда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре ел саен үткәрелә торган табигатьне саклау акциясендә – “Урман утырту көне”ндә катнаштылар. Белгечләр Татарстан Республикасының «Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУнең Биектау участок урманчылыгы территориясендә ылыслы агачлар үсентеләрен утырттылар.

“Урман утырту көне” акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен оештырыла. Аның максаты – республиканың урман ресурсларын арттыру, экологик вәзгыятьне яхшырту, шулай ук гражданнарда урманнарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урманны саклау проблемаларына юнәлтү.

Тулаем республика буенча әлеге акция кысаларында 600 га мәйданда 2,5 миллионнан артык яшь агачлар утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International