Быелгы чәчү кампанисе турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, бүген барлык районнарда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре бара. 1 млн. га мәйданның 620 мең гектары эшкәртелгән, бу барлык күләмнең өчтән икесен тәшкил итә. Зәй, Сарман, Әлки һәм Тәтеш районнарында көзге культураларны тукландыру тәмамланды.
Министр билгеләп үткәнчә, чәчү эшләренең срокларына һава шартлары тәэсир итми калмады. Мәс., 2017елда бу көнгә 423 мең га мәйдан чәчелгән булган инде, ягъни барлык мәйданның дүрттән бере диярлек. Бүгенгә республика районнарының яртысы диярлек чәчүгә кереште. На сегодня же к севу приступили менее половины районов республики. Планлаштырылган 1,7 млн. га мәйданның 50 мең гектарында чәчү башкарылган.
«Бүген эшләрне көйләп җибәрер өчен һава торышы да рәтләнеп китте. Дүшәмбегә без 100 мең гектарга чыгарга тиеш. Киләсе атнага без шуңа ирешергә тиеш», – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов районнар җитәкчеләренә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, язгы чәчүне 15 көн эчендә тәмамлап булыр, дип ышандыра. Әмма моның өчен бөтен комплексны югары дәрәҗәдә, эшне ике сменада оештыру таләп ителә, диде. «Һәр чәчү агрегатында ике механизатор эшләргә тиеш. Орлыкларны, ашламаларны вакытында китереп торуны, техниканы кыр шартларында ремонтлауны, хезмәткәрләрне өч мәртәбә ашатуны тәэмин итәргә кирәк», – дип ассызыклады министр.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, урыннарда барлык ресурсларны тупларга һәм чәчүне мөмкин кадәр тизрәк тәмамларга кирәклеге турында әйтте. «Барлык процесслар бик кыска срокларда башкарылырга тиеш. Шуңа күрә эшне тиешенчә оештыру таләп ителә. Моны тикшереп торырга кирәк», – диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хуҗалыкларның минераль ашламалар белән тәэмин ителешенә һәм терлекчелек өлкәсен үстерү мәсьәләләренә игътибар итәргә өндәде.