Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Кайбыч, Апас һәм Буа муниципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Эшлекле сәфәрдә аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.
Кайбыч районы хезмәтчәннәре белән очрашу Корноухово авылы янында узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин язгыкыр эшләренең торышы белән таныштырды. Районның чәчүлек мәйданы 56,4 мең га тәшкил итә. Шуннан бөртеклеләр - 27,7 мең га, көзге культуралар - 7,7 мең га. Техник культураларны 5,3 мең гектардан артык мәйданда чәчү планлаштырыла, азык культураларын - 18,6 мең га мәйданда.
«Язгы кыр эшләренә 20 майга төгәлләргә уйлыйбыз», – диде район башлыгы.
Альберт Рәхмтуллин шуллай ук терлекчелекнең торышы турында да сөйләде. Бүгенге көнгә эре мөгезле терлекләр саны 16,5 мең баш исәпләнә, шул исәптән 4,2 мең баштан артык савым сыерлары. Бүгенгекөнгә тулаем савым 6317 тонна тәшкил итә, бу былтыргы шушы вакыттан 17%ка кимрәк. Район башлыгы җәйгә таба сөт җитештерү күләмнәрен арттыруны планлаштырулары турында билгеләп узды.
Рөстәм Миңнеханов, сөт сату - авылда керем алуның иң ышанычлы ысулы, дип ассызыклап узды. «Мин моны сезгә элеккеге район башлыгы буларак әйтәм. Сөт сату – акча эшләүнең иң ышанычлы чыганагы. Аннан көндәлек керем килә. Башка андый нәрсә юк. Бүген, әлбәттә, сөткә бәяләр төште.Әмма бу озакка түгел. Чын сөткә барыбер һәрвакыт ихтыяҗ бар», – дип өстәде ул.
Апас районында Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин хәбәр иткәнчә, 4 май көненә сабан культураларын чәчү 335 гектар җирдә башкарылган, шул исәптән 205 гектарда сабан бөртеклеләр чәчелгән. Барлык чәчү мәйданы 35 мең гектар тәшкил итә. Бөртеклеләр - 22,6 мең га, рапс - 3,4 мең га, көнбагыш - 1 мең га, шикәр чөгендере - 3,2 мең га мәйданда чәчеләчәк. Район башлыгы әйтүенчә, бүгенге көнгә уҗымнарга 9,5 мең гектар җирдә ашлама кертелгән. Кырларда 209 трактор, 50 чәчү машинасы эшли.
Моннан тыш, Рәшит Заһидуллин районда кулланучылар кооперациясе үсеше, республика һәм муниципаль программаларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, район буенча техника куәте белән тәэмин ителеш - 100 гектар чәчүлеккә 128 ат көче туры килә. “Районда оештыру яхшы булганга күрә, чәчү эшләре ел саен кыска вакытта уза”, - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов механизаторларның хезмәт шартлары белән кызыксынды, һәм районның терлекчелек тармагы турында сорады. «Әлбәттә, авыл хуҗалыгы хәзер катлаулы чорда. Әма безнең нәтиҗәле хезмәт итүче авыл хуҗалыгы оешмалары бар. Сезгә чәчү эшләрендә уңышлар телим», - диде Татарстан Президенты.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Буа районына килде. Хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда чәчү эшләренең агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар, техника, ягулык материаллары, хезмәт хакын түләү турында сөйләштеләр.
Марат Әхмәтов Буа районының озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгы тармагы буенча алдынгылар рәтендә булуын, әмма соңгы вакытта районның үз позициясен югалтуын билгеләп узды. «Ике ел элек сез игенчелек буенча икенче урынны алган идегез. Узган ел – тагын өч урынга артка төштегез һәм беренче бишлектә калдыгыз. Минераль ашламалар белән тәэмин ителеш бик борчый: республика буенча уртача күләмнән ике мәртәбә ким. Сезнең тагын 3-4 урынны югалту куркынычы бар», – дип, мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы игенчеләргә.