Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре санитария-экология икеайлыгына кушылдылар

2018 елның 4 мае, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре 1 апрельдән санитария-экология икеайлыгына кушылдылар. Белгечләр Игенчеләр сарае каршындагы мәйданны чистарттылар һәм төзекләндерделәр, Министрлык тирәсендәге территорияне тәртипкә китерделәр.

Санитария-экология икеайлыгы кысаларында республиканың һәр районында һәм шәһәрендә территорияләрне чистарту буенча өмәләр үткәрелә. Әйләнә-тирә мохитне чистартуга үзләреннән экологик иминлек хәрәкәтләре активистлары, иҗтимагый, дәүләт һәм коммерциячел оешмалар, мәктәп укучылары һәм студентлар зур өлеш кертәләр. Төп шимбә өмәсе һәм Урман утырту көне иртәгә, 5 майда, Казан шәһәрендә узачак. Әлеге табигатьне саклау акциясе Спортның ишкәкчеләр үзәге янында 10.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International