Татарстанның Алексеевск районы игенчеләре язгы культураларны чәчүгә керештеләр

2018 елның 4 мае, җомга

Татарстан Республикасының Алексеевск районы игенчеләре язгы культураларны чәчүгә керештеләр. Беренчеләрдән булып кырларга «Алексеевский» ФП (НП) игенчеләре чыкты.

«Җир кибеп бетмәгән әле, шуңа күрә эш авыррак бара. Әмма чәчәргә кирәк, урамда кояш, җылы», – диде предприятие механизаторы Владимир Савельев.

Тулаем Татарстан Республикасы буенча 24 районда язгы чәчүгә чыктылар. 4 майга язгы культуралар 21,4 мең га мәйданда чәчелгән, шул исәптән бөртеклеләр - 18,3 мең га мәйданда. Буа, Чүпрәле, Нурлат һәм Тәтеш районнарында шикәр чөгендерен чәчә башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International