Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Урал» ҖЧҖендә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру га керештеләр. 4 майга биредә көзге культуралар 150 га (планнан 50%) мәйданда тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 100 га (11%) мәйданда.
«Әгәр көннәр әйбәт торса, язгы кыр эшләрен 10 көн эчендә тәмамларга уйлыйбыз, – дип сөйләде хуҗалыкның баш агрономы Рамил Хәбибрахманов. – Бер гектарга 80 кг ашлама тупланды. Язгы чәчүгә 800 тонна орлык бар, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек, ул 120 тонна кирәк, ә без аны 180 тонна әзерләдек».
«Урал» ҖЧҖендә 68 техника «ГЛОНАСС» системасына тоташтырылган. Баш инженер Мәгъфүр Гаязов әйтүенчә, бу эшне нәтиҗәлерәк итәргә һәм ягулык-майлау материалларын янга калдырырга ярдәм итәчәк.
Механизатор Рәфис Галимов чәчүдә 12 нче сезонын эшли «Мондый техника кыр эшләреннән курыкмый. Кабинада иске тракторлардагы кебек тузан йотып утырмыйсың, кирәк булса – кондиционер да бар», – ди Рәфис Галимов.