16-18 майда Шанхайда «SIAL China 2018» 19 нчы халыкара азык-төлек продуктлары һәм махсуслаштырылган җайланмалар күргәзмәсе узачак

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 16 - 18 маенда Кытай Халык Республикасының Шанхай шәһәрендә «SIAL China 2018» 19 нчы халыкара азык-төлек продуктлары һәм махсуслаштырылган җайланмалар күргәзмәсе узачак.

Күргәзмәгә азык-төлек сәнәгате секторының чимал җитештерүчеләре һәм аның белән тәэмин итеп торучылар (поставщиклар), шулай ук сатып алучылар, күпләп һәм ваклап сатучылар, кибет хуҗалары, челтәр универсаль кибетләре һәм азык-төлек складлары вәкилләре җыелачак.

2017 елда күргәзмәнең гомуми мәйданы 150 мең кв. метр булган иде. Быел да «SIAL China» киң мәйданны билиячәк. Оештыручылар сүзләренә караганда, күргәзмәдә 3 меңнән артык катнашучы булыр һәм төрле илләрдән 100 меңләп кеше килер дип көтелә. Россиядән 60тан артык компания үз продукциясен күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International