Татарстанның 15 районында язгы чәчүгә чыктылар

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Бүгенге көнгә Татарстан 15 районында язгы чәчүгә чыктылар, болар: Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Апас, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Сарман, Тәтеш һәм Ютазы муниципаль районнары.

Гомумән, республика буенча язгы чәчү 10,2 мең га мәйданда башкарылды, шул исәптән бөртеклеләр 8,8 мең га мәйданда чәчелде.

Иң күп мәйданда чәчкән районнар: Сарман (2 мең га), Мөслим (1,7 мең га), Зәй һәм Тәтеш (1,4 меңәр га) районнары.

Шул ук вакытта көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре дә дәвам итә. Бу елның 3 маена көзге культуралар 294,6 мең га (планнан 58%) мәйданда тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 185,7 мең га (37%) мәйданда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International