«Башкорт дәүләт аграр университеты» ЮБ ФДБМУ базасында югары уку йортлары студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре арасында «Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү технологиясе» номинациясе буенча иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсының II этабы узды.
Ярышларда Идел буе федераль округының 7 югары һөнәри белем бирү учреждениесеннән 13 студент катнашты. Алар составына Башкортостанның әйдәүче азык сәнәгате предприятиеләре җитәкчеләре кергән компетентлы жюри әгъзалары алдында үзләренең фәнни эшләрен якладылар.
Конкурс йомгаклары буенча Н.Э.Бауман ис. “Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» ЮБ ФДБМУнең дүртенче курс студенты Ләйсән Фәхретдинова 2 нче урынны алды. Ул 2018 елның 22 маенда «П.А.Костычев ис. Рязань дәүләт агротехнологик университеты» ЮБ ФДБМУ базасында узачак уку йортлары студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре арасында иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсы финалында катнашачак.