Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Смак-Курса авылыннан Лилия һәм Ринат Исмәгыйлевлар хуҗалыгында 28 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 15 баш савым сыеры. «Бездә сыерлар һәрвакыт 3 баштан да ким булмый иде. Хәлле яшәдек, шулай да терлекләр санын арттырырга булдык, – дип сөйли Ринат. – Программа буенча 200 мең сум күләмендә субсидия алдык һәм яңа терлекчелек бинасы төзедек. Хәзер анда яшь терлекләр тора».
Терлекләр өчен азыкны алар җирле фермерлардан сатып алалар. «Узган ел 120 рулон салам алдык, 100 рулон печән, бер хайванга көнгә алты килограмм исәбеннән фураж алдык, – дип өстәде Ринат. – Продукцияне Дәрвишләр бистәсендә базарда сатабыз, анда атнага 3 мәртәбә булабыз. Сөт, каймак, корт, эремчек, атланмай саитабыз».
«Миңа сыерлар саву бер дә авыр түгел. Мин бөтен эшне яратып эшлим, эшләргә беркем дә мәҗбүр итми, ошамый икән, бу эшне туктатырга да була бит, – ди Лилия. – Вакыт та бар нәрсәгә җитә. Концертлар, спектакльләр карыйбыз, кунаклар өчен дә ишекләребез һәрвакыт ачык. Безнең дуслар, туганннар бик күп. Ринат белән без – бер бөтен, зур көч. Бу – иң мөһиме».