«Погода» КФХ – Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының тотрыклы үсештәге хуҗалыкларның берсе

2018 елның 2 мае, чәршәмбе

«Погода» КФХ – Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының тотрыклы үсештәге хуҗалыкларның берсе. «Без 340 гектар җир эшкәртәбез, бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерәбез, – дип сөйләде КФХ башлыгы Георгий Погодкин. – Шулай ук без 30 баштан артык эре мөгезле терлек тотабыз, шул исәптән 18 баш савым сыеры».

Фермерга хуҗалык алып баруда әтисе - Петр Погодкин булыша, ул озак еллар районның крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясен җитәкләгән. «Күптән түгел әти 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, – дип өстәде эшкуар. – Аны халык хуҗалыгының төрле тармаклары белгече дип атарга мөмкин, чөнки авыл хуҗалыгы җитештерүендә аның тәҗрибәсе бик зур».

«Мин бик яшьтән эшли башладым – мәктәпне тәмамлагач, чәчүдә аннан урып-җыю вакытында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли идем. Фермерлык эшчәнлеген бик ашыгып башламадым, башта өйрәндем, көчемне һәм мөмкинлекләрне карадым, ахыр чиктә – эшли башларга кирәк дип хәл иттем, – ди Петр Погодкин. – Хәзер сәламәтлек бик актив эшләргә ирек бирми, шуңа күрә бизнес өчен җаваплылыкны кече улым - Георгий үз өстенә алды. Олы улым - Евгений Аксубайда яши, әмма урак өстендә ул безнең янда. Лаеклы алмаш үсте, дип әйтергә була».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International