«Ивашкино урта белем мәктәбе» МБМУендә майның беренче ункөнлегеннән соң томат һәм болгар борычы үсентеләрен сата башлыйлар. «Быел без эшкуар Альберт Латыйпов белән килешү төзедек: ул безне томат һәм болгар борычы орлыклары белән тәэмин итте, аннары үсентеләрен дә сатарга булышачак, – дип сөйләде мәктәп директоры Юрий Апалаев. – Район халкы өчен дә үсентеләр бар».
Мәктәп яны кишәрлеге мәйданы ике гектардан артык. «Быел яшелчә культураларө өчен мәйданны зурайтмыкчы булабыз, 10 соткада - суган, 16 соткада бәрәңге үстерүне планлаштырабыз, – дип сөйләде биология һәм химия укытучысы Татьяна Данилова. – Мәктәп яны кишәрлегендә тулы бер команда эшли. Яшелчә, җиләк-җимеш – укучылар өчен меню төрләндерүдә зур ярдәм. Җитештерелгән продукциянең артыгын халыкка сатабыз, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашабыз».