Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләр санын арттыралар

2018 елның 30 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләр санын арттыралар. Мәс., Меретәк авылыннан КФХ башлыгы Роза Исхакова Вологодск өлкәсеннән 50 баш тана кайтаруга шартнамә төзеде. Терлекләрне күптән түгел генә әле төзекләндерелгән сыер абзарларына урнаштырачаклар.

Сиңгел авылыннан Минсира Андреева КФХсына Башкортостан Республикасыннан 30 баш беренче партия сыерларны кайтардылар инде, шушы көннәрдә тагын 20 баш кайтарачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International